02 октября 2018
Не нравится -1 Нравится

Минус Салават Фатхетдинов - Чиялэр

Текст (слова) песни Салават Фатхетдинов - Чиялэр:

Размер текста:

Җәйләргә сөенеп, кызылдан киенеп,
Бакчада үсәләр чияләр.
«Безгә күз салыгыз, сокланып калыгыз,
Иң матур чагыбыз!» — дияләр.
Кояшка үрелеп,
Кызара чияләр.
«Сез икәү, сез икәү
Пар килгән!» — дияләр.

Сусыллар татлылар, иреннәр тәме бар,
«Үбим!» — дип үрелә чияләр.
Сөюен яшергән гашыйклар шикелле
Кызарып башларын ияләр.
Кояшка үрелеп,
Кызара чияләр.
«Сез икәү, сез икәү
Пар килгән!» — дияләр.

Сөю шул түгелме? Ымсыта күңелне
Күз явын алырлык чияләр.
«Төшәрбез җәйләрдә! Яратып өз әйдә!
Соңлама, соңлама!» — дияләр.
Тулышып пешкәннәр
Кып-кызыл чияләр.
«Сез икәү, сез икәү
Бәхетле!» — дияләр.



Смотри ещё:


Ваш комментарий:

Регистрация