02 октября 2018
Не нравится 0 Нравится

Минус Салават Фатхетдинов - Сайрамаган сандугач

Текст (слова) песни Салават Фатхетдинов - Сайрамаган сандугач:

Размер текста:

Әллә кунар талын ялгыш

Сайлаганмы сандугач?

Бер генә дә сайрамыйча

Очты-китте таң тугач.



Сайрамаган сандугачлар

Кунса ни, кунмаса ни?

Синсез үткән гомерләрем

Булса ни, булмаса ни?



Таң чыкларында коенып

Парлы гөлләр калкыгач.

Әллә ялгызлыктан качып

Очкан микән сандугач?



Кайтыр җирләрең булмагач

Очсаң ни, очмасаң ни?

Ятлардан калган ярларны

Кочсаң ни, кочмасаң ни?



Килмәскә киткән ярыңны

Өзелепләр сагынгач,

Сайрау түгел – яшисең дә

Килмидер шул, сандугач.



Ялгыз башыңа ояңны

Корсаң ни, кормасаң ни?

Яратмаган ярлар белән

Торсаң ни, тормасаң ни?



Сайрамаган сандугачлар

Кунса ни, кунмаса ни?

Синсез үткән гомерләрем

Булса ни, булмаса ни?



Смотри ещё:


Ваш комментарий:

Регистрация