02 октября 2018
Не нравится -1 Нравится

Минус Салават Фатхетдинов - Бер егет гармун сайлый

Текст (слова) песни Салават Фатхетдинов - Бер егет гармун сайлый:

Размер текста:

Бармаклары белән гүя,
Гармун телләрен саный.
Берсен ала, берсен куя,
Бер егет гармун сайлый.

Гармун сайрый сандугачтай,
Гармун сайрый да сайрый.
Көйгә көйне ялгый-ялгый,
Бер егет гармун сайлый.

Уйнамый түзеп буламы,
— Кулда гармун булганда?!
Тын гына торып кара син
Җаның моңга тулганда.

Гармун сайрый сандугачтай,
Гармун сайрый да сайрый.
Көйгә көйне ялгый-ялгый,
Бер егет гармун сайлый.

Кызлар күңелен җилкетер
Гармуннар бармы монда?
Тукта-тукта, нинди көй бу?
Йөрәкне урый моңга!

Гармун сайрый сандугачтай,
Гармун сайрый да сайрый.
Көйгә көйне ялгый-ялгый,
Бер егет гармун сайлый.



Смотри ещё:


Ваш комментарий:

Регистрация