22 июля 2019
Не нравится 0 Нравится

Минус Гузель Уразова - Көтәм сине

Текст (слова) песни Гузель Уразова - Көтәм сине:

Размер текста:

Сине көтәм, шәфәкъ шәүләседәй,
Офыккача сузылсачы хәбәр.
Иңнәремнәң таулар төшәр сыман,
Кайтам, диеп, аваз салсаң әгәр.

Син дип туа миндә һәр яңа көн,
Син дип келәҗәям җилләргә.
Сукмакларга синең исемең кушам,
Синең исемең кушам гөлләргә.

Араларда кояш бата мәллә,
Сузылып ята соңгы күләгәләр.
Синнән алып миңа хәтле ара —
Мәхәббәттән хыянәткә кадәр.

Син дип туа миндә һәр яңа көн,
Син дип келәҗәям җилләргә.
Сукмакларга синең исемең кушам,
Синең исемең кушам гөлләргә.

Көтәм сине кышын ап-ак карлар,
Көзләр җиткәч сары яфрак булып.
Синнән миңа соңгы хәбәрме ул:
Узып бара кәрван-кәрван болыт.

Син дип туа миндә һәр яңа көн,
Син дип келәҗәям җилләргә.
Сукмакларга синең исемең кушам,
Синең исемең кушам гөлләргә.



Смотри ещё:


Ваш комментарий:

Регистрация