02 октября 2018

Минус Салават Фатхетдинов - Кайнар чай

Текст (слова) песни Салават Фатхетдинов - Кайнар чай:

Размер текста:

Өстәлдә ялгыз чынаяк
Чәе суынып беткән.
Ялгыз чәйнең дә тәме юк,
Эчмәдем синсез, иркәм.

Гомерем шулай узармы
Гел сине генә көтеп?
Ялгызым өстәл янында,
Суынган чәйләр эчеп.

Өстәлемдә барсы да бар,
Нигә чәйнең тәме юк?
Ялгыз булгангадыр инде
Өемнең дә яме юк.

Гомерем шулай узармы
Гел сине генә көтеп?
Ялгызым өстәл янында,
Суынган чәйләр эчеп.

Кайнар чәй салып куям да,
Утырам сине көтеп.
Чәем суына бит инде,
Кая югалдың китеп?

Гомерем шулай узармы
Гел сине генә көтеп?
Ялгызым өстәл янында,
Суынган чәйләр эчеп.



Смотри ещё:


Ваш комментарий:

Регистрация