Керермен төшләреңә,
Төшәрмен исләреңә.
Минем генә исем китмәс
Синең ул хисләреңә.
Кушымта:
Теләрсең кочакларга,
Янарсың учакларда.
Әмма синең яннарыңда
Мин булмам ул чакларда.
Тарарсың чәчләреңне,
Көтерсең дәшкәнемне.
Минем кулъяулыгым белән
Сөртерсең яшьләреңне.
Кушымта.
Килерсең яннарыма,
Басарсың алларыма.
Барыбер түзә алмассың
Йөрәгең янганына.