Минус Гузель Уразова - Мәхәббәт ул шундый
Текст (слова) песни Гузель Уразова - Мәхәббәт ул шундый:
Мәхәббәт ул назлы яңгыр кебек
Сагыш- борчуларың юдыра.
Кирәк икән шашкын хисләр белән
Башкайларың тәмам җуйдыра.
Кушымта:
Мәхәббәт ул шундый серле үзе, Бер тына да кабат давыллый.
Йөрәкләрең генә түзеп торсын, Яралый да үзе дәвалый.
2 Мәхәббәтне аңлап булмый һич тә,
Көтмәсәң дә килеп җитә ул.
Чуалта да синең уйларыңны,
Сиздермичә синнән китә ул.
3 Мәхәббәт ул шундый серле үзе,
Гашыйк итә ике йөрәкне.
Кавыштырса гашыйк йөрәкләрне,
Димәк,ул мәхәббәт кирәкле.
Смотри ещё: