02 октябрь 2018
Не нравится +1 Нравится

Минус Салават Фатхетдинов - Салкын чэй

Текст (слова) песни Салават Фатхетдинов - Салкын чэй:

Размер текста:

Өстәлдә ялгыз чынаяк
Чәе суынып беткән.
Ялгыз чәйнең дә тәме юк,
Эчмәдем синсез, иркәм.

Гомерем шулай узармы
Гел сине генә көтеп?
Ялгызым өстәл янында,
Суынган чәйләр эчеп.

Өстәлемдә барсы да бар,
Нигә чәйнең тәме юк?
Ялгыз булгангадыр инде
Өемнең дә яме юк.

Гомерем шулай узармы
Гел сине генә көтеп?
Ялгызым өстәл янында,
Суынган чәйләр эчеп.

Кайнар чәй салып куям да,
Утырам сине көтеп.
Чәем суына бит инде,
Кая югалдың китеп?

Гомерем шулай узармы
Гел сине генә көтеп?
Ялгызым өстәл янында,
Суынган чәйләр эчеп.


Смотри ещё:


Ваш комментарий:
Вопрос:* 66-6=

ТОП аплоадеров

Регистрация